Зәйдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан велойөреш узачак
Велойөреш вакытында күрсәтелгән маршрут буенча шәһәр урамнарында автомобиль йөреше туктатылып тора.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 81 ел тулуга багышлап яшьләр эшләре идарәсе “Җиңү” дип исемләнгән велойөреш оештыра. Ул илебез тарихында тирән эз калдырган аяусыз көрәш еллары турында яшь буынга җиткерү, Җиңү көнен сәламәт яшәү рәвеше алып барып каршылау максатын күздә тота. Велойөрешне 7 майда сәгать 17.40тан 19.00 кадәр оештыру күздә тотыла. Бу вакытта күрсәтелгән маршрут буенча шәһәр урамнарында автомобиль йөреше туктатылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев