Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе традицион велойөреш үткәреләчәге турында хәбәр итә.
Велосипедларда шәһәр урамнары буйлап йөреш 7 майда кичке сәгать 6нчы яртыдан җидегә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта Энергетиклар, Нефтьчеләр, Ленин, Никифоров, Рәфыйков урамнарында өлешчә автомобиль- транспорт хәрәкәте тукталылып тора.
Велойөрешкә старт “Энергетик” Мәдәният сарае каршыннан бирелә һәм ул Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында төгәлләнә.
Нет комментариев