Зәйдә азатлыгыбыз һәм тынычлыгыбыз өчен көрәшкән геройларны искә алдылар
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.
Әлеге тарихи көн уңаеннан Зәйнең «Гвардия» хәрби-патриотик клубы, «Форпост» вәкилләре, «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 3нче мәктәп укучылары азатлыгыбыз һәм тынычлыгыбыз өчен көрәшкән совет геройларын искә алу өчен Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелдылар.
Бердәм гамәлләр көненә багышланган чара хәтер аша совет армиясенең бердәмлеге дәүләтебезне һәм аның гражданнарын тулысынча юк итүдән саклап калуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев