Зәй укучылары сугыш чоры тематикасы буенча интеллектуаль уенда катнаштылар
Зәйнең 4нче мәктәбе 5 “А” сыйныфы укучылары катнашында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Алар Ватан өчен көрәште” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Без бергә” федераль программасы буенча уздырылучы әлеге чара Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Балалар вакыт аша сәяхәт иткән кебек булдылар. Алар Зәйнең горурлыгына әверелгән якташларының батырлыклары белән таныштылар. Советлар Союзы Геройлары Николай Майков, Григорий Ларионов, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев, легендар хатын-кыз Анна Моисеева, ул елларда хәрби комиссар булып хезмәт иткән һәм тыныч тормышны торгызырга ярдәм иткән сугыштан соңгы Зәйнең беренче скульпторы һәм рәссамы Михаил Голов.
Очрашуда катнашучылар сугыш чоры атмосферасына чумдылар: Морзе әлифбасы белән бирелгән серле шифрлауны чиштеләр, фронт хатларын‑кайчандыр һәр йортта көтеп алынган «өчпочмакларны» җыярга өйрәнделәр, мина кыры имитациясе аша үттеләр, җирнең һәр карышының нинди бәя белән бирелгәнен төшенделәр, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен эшләп карадылар. Сугыш чоры җырларын тыңладылар.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев