Зәй укучылары “Җиңү тәрәзәләре” акциясендә катнаша
Бөек Җиңү көне алдыннан Зәй районы мәктәпләрендә укучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылып, мәктәп бинасы тәрәзәләрен 9 май бәйрәменә багышланган темада бизи башлады.
Һәр мәктәпнең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары бу эштә башлап йөрүчеләр. Хәрәкәт активистлары тәрәзәләрне бизәүгә зур хөрмәт белән карыйлар, анда ачык рәсемнәр, торналар һәм күгәрченнәр, мәңгелек ут һәм георгий тасмалары белән пөхтә наклейкалар эшкә җигелде. Алар барысы да Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган.
Бу традиция буыннар элемтәсен сакларга, шул еллардагы вакыйгалар турында тарихи хәтерне тапшырырга, халыкның батырлыгы һәм ныклыгы белән горурланырга ярдәм итә.
Фотолар Сәвәләй мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев