Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәй студентлары командасы – “Аҗаган” республикакүләм уеннар җиңүчесе

Бу көннәрдә Алабугада “Аҗаган” Бөтенроссия хәрби әзерлек уеннарының төбәк этабы үтте. Анда республиканың төрле уку йортларыннан командалар катнашты.

Зәйдән анда политехник көллият студентларыннан торган “АбсолютПрофи”  командасы көч сынашты. 

Зәй студентлары тактик медицина, утлы коралдан ату, стройда йөрү, хәрби эстафета, противогазлар, махсус костюмнар кию тизлегендә һәм башка ярышларда  сыналып, үзләрен яхшы әзерлекле булуларын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә команда беренче урын алуга иреште. 

Шәхси исәптә командирлар ярышында Роман Калинин, саперлар бәйгесендә Николай Харитонов беренчелекне бирмәделәр. Ә хәрби корреспондентлар ярышында Полина Попивненко, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү бәйгесендә Алмаз Миңнегалиев һәм Владимир Фадеев, сәяси җитәкчелек буенча Даниил Каракаев өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев