Зәй, стартка! Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан велоузыш
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 81 ел тулуга багышлап яшьләр эшләре идарәсе “Җиңү” дип исемләнгән велойөреш оештыра.
Ул илебез тарихында тирән эз калдырган аяусыз көрәш еллары турында яшь буынга җиткерү, Җиңү көнен сәламәт яшәү рәвеше алып барып каршылау максатын күздә тота.
Чара планы:
Катнашучылар 18:00 сәгатьтә «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданыннан старт алачак һәм бердәм колонна белән Азатлык китерүче солдат һәйкәленә кадәр барачак.
Маршрут схемасы:
“Энергетик” Мәдәният сарае мәйданы → Энергетиклар урамы → Нефтьчеләр проспекты → Ленин урамы → Никифоров урамы → Рәфыйков урамы → Азатлык китерүче солдат һәйкәле.
Велойөрешне 7 майда сәгать 17.45тан 18.30га кадәр оештыру күздә тотыла. Бу вакытта күрсәтелгән маршрут буенча шәһәр урамнарында автомобиль йөреше туктатылып тора.
“Сездән сәфәрләрегезне алдан планлаштыруыгызны һәм патриотик акция үткәрүгә аңлап каравыгызны сорыйбыз. Әйдәгез, бергәләп Ватанны саклаучыларны шәһәр чараларында актив катнашып искә алыйк!” – ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев