Зәй музее хезмәткәрләре тыл ветераны янында булды
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан “Ветеранда кунакта” Бөтенроссия акциясе кысаларында Зәй музее хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Дудуш Джимшиашвили янында булдылар.
Дудуш Васильевич 1932 елда туган. Әтисе 1942 елда Керчь янында фронтта хәбәрсез югала. Әмма, барлык авырлыкларны җиңеп, Дудуш Джимшиашвили үзенең бәхетен Зәйдә таба, бирегә 70нче елларда күченеп килә.
“Искезәйлеләр Дудуш Васильевичны алтын куллы итекче буларак беләләр. КБОда аңа һәрвакыт чират тезелә иде. Бу - аның гаҗәеп осталыгының дәлиле. Күршеләре һәм якыннары аның грузинча кунакчыллыгы турында җылылык белән сөйлиләр”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Музей хезмәткәрләре, ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән Дудуш Васильевичка бүләкләр тапшырдылар һәм ихлас күңелдән озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев