Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәй китапханәсендә балалар Георгий тасмасыннан күкрәк билгеләре ясый

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Канәфер чәчәге белән Георгий тасмасы» дигән мастер-класс үткәрелде.

Анда шәһәрнең 2нче мәктәбе V «А» сыйныфы укучылары Георгий лентасы белән канәфер чәчәгеннән торган уникаль брошлар ясадылар.

«Георгий тасмасы Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын бизәүче атрибутика гына түгел, ә хәрби дан һәм Ватанны саклаган һәм Бөек Җиңү яулаган геройларга тирән хөрмәт символы да булып тора. Кызыл канәфер — җиңүне символлаштыра һәм Ватанны фашист илбасарларыннан азат итү өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыгын искә төшерә. Балалар мастер-классның практик өлешенә аерым игътибар һәм җаваплылык белән карадылар. Һәркем үз эшен төгәл һәм пөхтә итеп башкарырга омтылды», — ди китапханәче Елена Корсунова.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев