Иске Зәй яшьләр үзәгендә актив яшәү рәвеше алып баручы яшүсмерләр үз куллары белән Георгий тасмаларыннан 100дән артык күкрәк билгесе ясадылар.
«Георгий тасмасы» акциясе быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйрәм чаралары алдыннан Георгий тасмалары күкрәк билгеләрен тантаналы рәвештә сугыш һәм тыл ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тапшырачаклар. Георгий тасмасы — ул безнең хәтер символы, үз илебез өчен бердәмлек һәм горурлык билгесе булып тора.
Нет комментариев