Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәй эзтабарлары «Хәтер вахтасы»на китте

Экспедициядә районнан 40 кеше катнашачак, алар арасында 14 яшьлек Марк Казамаров та бар.

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» уңаеннан 23 апрельдә Бөек Ватан сугышы барган урыннарга китте.

Шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында аларны озату тантанасы булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева эзтабарларга уңышлар теләде.

Зәйдә «Гвардия» эзтабарлар отряды 2012 елда оешты. Бу вакыт эчендә безнең эзтабарлар 200дән артык сугышчының исемле медальон белән җәсәден тапкан. Шулай ук тарихи артефактлар — снарядлар, корал, пулеметлар һәм башкалар табылып, музейга тапшырылган.
Алда торган экспедиция турында «Гвардия» хәрби-патриотик отряды җитәкчесе Виктор Никифоров сөйләде.

— Без экспедиция кысаларында Волгоград өлкәсенең Городищенский районында Бөек Ватан сугышы барган урыннарда һәлак булган солдатларның сөякләрен күтәрәчәкбез. Безнең эзтабарлар командасында 40 кеше, аларның күпчелеге — Зәйдән, Чаллыдан эшче яшьләр, студентлар, араларында мәктәп укучылары да бар. Район хакимияте безгә урынга бару өчен уңайлы автобус бирде. Район башлыгы Разиф Галиевич үзе дә безнең янда булырга планлаштыра. Җиңү көненә — 8 майда Зәйгә әйләнеп кайтачакбыз, — ди Виктор Никифоров.

Виктор Михайловичның экспедициягә уллары Евгений белән Антон да китте. Алар да инде берничә ел рәттән казу эшләрендә катнаша.

Быел экспедициягә 14 яшьлек Марк Казамаров та китте. Ул — 7нче мәктәпнең V «Б» сыйныфы укучысы. Экспедициягә малай әти-әнисе белән бергә бара.

 

-Без беренче мәртәбә казу эшләренә узган ел август аенда бардык. Бу безнең икенче мәртәбә экспедициягә баруыбыз. Миңа барысы да ошады, — ди Марк.

Максим Демеевның икенче мәртәбә экспедициягә баруы.

-Узган ел суммар отряд 44 сугышчының җәсәден тапты. Мин Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз батырлыгын кайтаруга керткән өлешем белән горурланам. Күңелне дулкынлану хисләре били, бик теләп казу эшләренә барам, — ди егет.

Николай Долгов Зәй политехник көллиятендә IV курста укый.

-2022 елда экспедициядә катнаштым. Аңлатып булмый, мине анда нәрсәдер тарта кебек, — ди Николай.

Мирослава Захарова Зәй политехника колледжында юриспруденция юнәлеше буенча беренче курста укый.

-Танышларым экспедициядә булып кайткач, мин дә бик кызыктым. Без укулар, тренировкалар үттек. Зур өметләр белән юлга чыгам, — ди кыз.

Чара ахырында бүләкләү тантанасы узды. «Гвардия» эзтабарлар отрядының тәрбия эшләре буенча урынбасары Виктор Уразайкин «Татарстан Республикасының эзләнү хәрәәктендә аерымлык өчен» алтын билгесе белән бүләкләнде. «Гвардия» отрядына хәйрия ярдәме өчен шәхси эшмәкәр Лилия Тихоновага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев