Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәй эзтабарлары Волгоград өлкәсендә 13 сугышчының җәсәден тапкан

Зәйнең «Гвардия» хәрби-патриотик клубы Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашты.

Экспедиция Сталинград сугышы барган урыннарда Волгоград өлкәсенең Городищенск районында алып барылды. «Хәтер вахтасы»на быел Зәйдән 40 кеше барды. Вахта 15 көн дәвам итте. Нәтиҗәдә 13 сугышчының җәсәде, кораллар, шәхси әйберләр табылган.

“Бер кызылармеецның кенәгәсе табылды, исемен ачыклау өчен ул экспертизага җибәрелде. 2025 елның августында  Кызыл Армия солдатлары җәсәдләре Волгоград өлкәсенең Россошинск хәрби-мемориаль комплексы территориясендә җирләнәчәк”, - ди “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

Экспедиция вакытында эзтабарлар шулай ук Волгоградта экскурсиядә булдылар, шәһәрнең төп истәлекле урыннары белән таныштылар. 
Җиңү бәйрәме алдыннан “Гвардия” эзтабарлар табылган экспонатлар күргәзмәсе дә зәйлеләргә тәкъдим ителде.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев