Зәй эзтабарлары «Обелискка юл» акциясенә кушылды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәй эзтабарлары «Обелискка юл» акциясенә кушылды

“Гвардия” патриотик отряды эзтабарлары акция кысаларында һәйкәлләрне, обелискларны һәм каберләрне чистарту эшләрен башкаралар һәм табличкаларны торгызалар.

«Гвардия» отряды эзтабарлары махсус хәрби операциядә һәм башка хәрби конфликтлар зонасында хезмәт иткән сугышчыларның  каберлекләрен тәртипкә китерә. Эзтабарлар тырышлыгы белән мемориаллар карала, ә һәлак булган геройлар турындагы истәлек лаеклы рәвештә хөрмәтләнә.

"Обелискка юл" акциясе  халыкны берләштерүче һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына тарихи хәтерне һәм хөрмәтне саклауның мөһимлеген искә төшерүче күркәм традициягә әверелде.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.


Нет комментариев