Зәй эзтабарлары экспедиция барышында табылган Сталинградны саклаучының туганнарын эзли
Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды тапкан кызылармияче кенәгәсеннән хәрби хезмәткәрнең исемен ачыклый алган.
«Сталинград язы-2025» экспедициясе барышында Волгоград өлкәсенең Городищенск районында «Гвардия» эзтабарлар отряды Кызыл Армиянең 13 солдат һәм командирының җәсәдләрен, шәхси әйберләрен тапкан һәм эксгумацияләгән.
Сталинградны саклаучыларның берсендә кызылармияченең китабы табылган. «Солдат медальоны» лабораториясе үткәргән экспертизада хәрби хезмәткәрнең исемен билгеләү мөмкин булган— Костин Данил (Даниил) Игнатьевич, 1909 елгы. Кыр почтасы адресы буенча аның 221нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткәнлеге ачыкланган. «Гвардия» отряды Сталинград сугышларында катнашучының җәсәден һәм шәхси әйберләрен тапшыру өчен хәрби хезмәткәрнең туганнарын эзлиләр.
Агымдагы елның августында Кызыл Армия солдатларының табылган җәсәдләре Волгоград өлкәсенең Россошинск хәрби-мемориаль комплексы территориясендә барлык хәрби хөрмәтләр белән җирләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев