Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәй эзтабарлары Белоруссиядә казу эшләрендә

27 июльдән 9 августка кадәр Белоруссиянең Гродненский һәм Брест өлкәләрендә киң масштабта “Беларусь помнит. Дорогами победителей” дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эзләнү экспедициясе халыкара акциясе бара.

Анда Белоруссия эзтабарлары белән беррәттән  Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Татарстан, Удмуртия, Архангельск, Вологда һәм Свердловск өлкәләреннән отрядлар катнаша. Алар арасында Зәйдән “Гвардия” эзтабарлар  отряды да бар, безнекеләр  мондый чараларда инде беренче ел гына катнашмый.

“Эзләнү барышында һәр табыш ул  билгесез геройның исемен кире кайтару, тарихның югалган битләрен торгызу һәм ил сакчыларына  хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге. Солдатлар  җирләүне дә, киләчәк буыннарының рәхмәтләрен дә көтмичә сугыш кырында ятып калганнар. Эзтабарлар  тырышлыгы белән аларның  сөякләре  хәрби хөрмәт белән күмеләчәк, ә туганнары бабалары каберен беләчәк”, - ди “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

Экспедиция –  авыр хезмәт кенә түгел, төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштерүче мөһим миссия дә ул. Ул сугыш турындагы хәтерне ныгыта.

фотолар эзтабарлардан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев