Зәй делегациясе Казанда Бөек Җиңү юбилеена багышланган чарада катнашты
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Зәй делегациясе Казанда Бөек Җиңү юбилеена багышланган чарада катнашты

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера-балет татар дәүләт академия театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация катнашты.

"Бүген без тарихи вакыйганың эчендә кайнадык. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара искиткеч күркәм, дулкынландыргыч узды. Без Бөек Ватаныбыз белән горурланабыз", –  ди Разиф Галиевич.


Нет комментариев