Хәтерләрдә миллонлаган язмышлар...
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне, 27 миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Хезмәт һәм хәрби батырлык елында районның архив бүлеге Бөек Ватан сугышы геройлары турында мәгълүмат бирүне дәвам итә. Шуларның берсе – Медведева Елизавета Ивановна. Ул 1923 елның 10 декабрендә Зәйдә туа. 1931 елда Зәй мәктәбенә укырга керә, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Гаиләдә биш бала булалар.
Кызга 15 яшь тулгач, балалар әти – әниләрен югалтып ятим кала.
Архив бүлеге Бөек Ватан сугышы елларында язмышы ныклык һәм шәфкатьлелек символына әверелгән тәрбияче Медведева Елизавета Ивановнаның уникаль истәлекләрен горурлык белән тәкъдим итә.
Аның хикәясе безне 1941 елга күчерә, ул вакытта 10 нчы сыйныфның чыгарылыш кичәсе сугыш турындагы хәбәр белән бүленә. Елизавета Ивановна тылдагы батырлыкның шаһиты һәм катнашучысы була: ул Ленинград һәм Мәскәү камалышыннан эвакуацияләнгән газапланган балаларны Зәй балалар йортына (бакчасына) кабул итә, аларны аналарча тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
фото музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев