Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тарих сәгате

19 июньдә Зәйнең «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә хезмәтләр алучылар өчен Хәтер һәм кайгы көне белән бәйле рәвештә «Совет информбюросыннан» дип аталган чара узды.

Социаль хезмәтләр алучылар өчен оештырылган чара ватанпәрвәрлек һәм илебез тарихына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим вакыйгага әверелде.

Бүлекнең мәдәни чараларны оештыручы белгече  1941 елның 22 июнендә фашист илбасарларының илебезгә бәреп керү вәхшәтле чоры турындагы мәгълүмат белән чараны  башлап җибәрде. Очрашуда катнашучылар ул вакытта бөтен халыкның — кечедән алып олысына кадәр — Ватанны саклауга басуын һәм Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын белделәр. Левитан тавышын тыңлау, фронтка китүче солдатлар, борчулы йөзле кешеләр  кадрларын  карау җыелганнарга фаҗиганең масштабын һәм ата-бабаларыбыз батырлыгының бөеклеген тоярга ярдәм итте.

Чараның кульминациясе – Азатлык китерүче солдат һәйкәленә экскурсия ясау булды. Күпләр беренче тапкыр монументның прототибы Берлин штурмы вакытында немец кызын коткарган чын герой булуын белделәр. 

Биредә үк «Хәтер шәме» акциясе дә үтте.  Үзәк белгечләре, чарада катнашучыларны җылылык  белән тарих битләренә тарттылар, тыныч тормыш кадерен белү мөһимлеген искәрттеләр.

фотолар социаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев