Урта Багражда үткән митингта үз геройларына мемориаль такта ачылды
Урта Баграж халкы өчен агымдагы елның Җиңү көне истәлекле вакыйга белән хәтердә калачак – биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Григорий Абрамовка мемориаль такта тантаналы төстә ачылды.
Авылда узган чара буыннарны берләштергән зур хәтер бәйрәменә әйләнде. Митингта мәктәп укучылары сугыш чоры ачысын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев митингта катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котлады.
-Сугыш кырларында ятып калган бабаларыбызның һәм шулай ук Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре фидакарьлеге турында якты истәлекләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә яшәр, - диде ул чыгышында.
Бу көнне уртабагражлылар өчен тагын бер дулкынландыргыч вакыйга булды: махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган шушы авыл егете Григорий Абрамовка мемориаль такта куелды.
Григорий Николаевич 2025 елның 1 гыйнварында Ватаныбыз сагына Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп басты һәм алгы сызыкта көрәште. 21 февральдә хәрби бурычын үтәгәндә Григорий Абрамовның гомере батырларча өзелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Соңыннан митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Аннан солдат боткасыннан авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев