“Үлемсез полк” : Урта Баграждан Елизар Григорьев
Елизар Григорьевич Григорьев 1905 елда Урта Баграж авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә – 1941 елның 23 июнендә фронтка китә. Беренче Белоруссия фронтының укчылар полкы составында дошманга каршы көрәшә. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Бәхетенә, аңа туган якларга исән-сау кайтырга насыйп була. 1988 елда вафат була.
“Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә тиеш. Инде күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен дип телибез. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да татымасын, ә әниләребез улларын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде”, - дип тели Елизар Григорьевичның оныклары.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев