“Үлемсез полк”: Сәвәләй авылыннан Феофан Пляшев
Наталья Пекменова бабасы Феофан Пляшев турында сөйли.
Феофан Егорович Пляшев 1898 елда Сәвәләй авылында туа.
1916 елда Сәрәпәле авылы кызы Татьяна Васильевна белән уртак тормыш корып җибәрәләр.
1917 елның августында аларның беренче кызлары Евдокия туа. Аннан бер-бер артлы Иван, Наталья, Кузьма һәм Никита дөньяга килә.
Феофан бабай 1941 елның октябрендә сугышка алына. 280нче инженер-сапер батальонының ефрейторы, сапер булып хезмәт итә. Ржев шәһәрен штурмлаганда Феофан Егорович ике тапкыр яралана, шуларның берсе авыр була. Архив документларыннан: «Кыю, энергияле, инициативалы сугышчы. Ватан сугышында актив катнашучы. Авыр шартларда үзен батырларча тота. Сугышчан биремнәрне үрнәк итеп үтәгәне өчен ефрейтор Пляшев "Батырлык өчен" медалена лаек». Күрсәткән батырлыгы өчен Феофан бабай “Сугышчан казанышлары өчен" медале белән дә бүләкләнә.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев