“Үлемсез полк” акциясе: “Ерак бабам белән горурланам”
Зәйнең 6нчы мәктәбендә VI сыйныфта укучы Азалия Яхина “Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз” акциясенә кушылды.
Сугыш турында мин китаплардан укып һәм әбиемнең сөйләгәннәрдән беләм. Ләкин бу да аның нинди дәһшәтле булганын аңлар өчен җитә. Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Сугышта минем ерак бабам Галәлетдин Мифтах улы Мифтахов катнашкан.
Ул 1896 елда Зәй районының Югары Шепкә авылында туган. 1941 елның гыйнварында аны сугышка алалар. Ул Волхов фронтында разведчик булып хезмәт итә. Дүрт тапкыр яралана. Контузия ала, бер колагы саңгыраулана. "Дахау" концлагереннан әсирләрне азат итүдә катнаша. Җиңү көнен ул Берлинда каршы ала. Яралар белән туган авылына әйләнеп кайта.
Без үз тормышлары бәясенә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкәннәрне беркайчан да онытырга тиеш түгел. Мин ерак бабам белән горурланам!
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев