Тыл ветераннарына – бүләк
Тиздән илебез халкы 9 май-Җиңү көнен билгеләп үтәчәк.
Кадер авыл җирлегенә караган биш авылда бүгенге көндә бер генә тыл ветераны яши. Ул – Әхмәт авылында гомер кичерүче Фаит абый Сәитов.
Бу көннәрдә Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова, мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Боярова Фаит абыйга Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Ветеран үзенә күрсәтелгән олы хөрмәткә сөенеп, рәхмәтләрен ирештерде, илгә-көнгә тынычлык теләде.

* * *
18 апрельдә Иске Зәй, Мирный, Икмәк кабул итү предприятиесе, Воздвиженка бистәләрендә яшәүче 24 тыл ветераны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүләкләр кабул итте.
Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы Разиф Каримов исеменнән район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова тапшырды. Ул өлкәннәргә тылда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек, бәхетле картлык теләде. Тыл хезмәтчәннәре мондый зур хөрмәткә сөенеп, житәкчеләргә рәхмәтләрен житкерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев