«Твои защитники»: Лев Кассильнең китап күргәзмәсендә җанланган тарих битләре
25 апрель көнне С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең II «Б» сыйныф укучылары өчен Лев Кассильнең «Твои защитники» дип исемләнгән китап күргәзмәсе үтте.
Аны алып баручы – китапханәче Альбина Юрьевна яшь укучыларны язучы-патриот биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Беренче өлеше хәрби тематикага багышланды. Лев Кассильнең "Главное войско", "Твои защитники" әсәрләре турында, сугыш елларында язылган очерклар һәм хикәяләр җыентыклары турында фикер алыштылар. Шулай ук язучының сугыш темасын яктыртмаган әсәрләренә дә игътибар бирелде.
Чараның максаты - совет чоры кешеләренең батырлыклары турында сөйләү генә түгел, балаларда үз илең өчен горурлык хисе, тарихка хөрмәт, укуга кызыксыну уяту.
Лев Кассиль китаплары – Бөек Ватан сугышы турында белемнәрнең кыйммәтле чыганагы. Алар батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга мәхәббәт турында.
Бу чара укучыларга "Морзе азбукасы" дигән әһәмиятле кодировканы язарга өйрәтү белән тәмамланды. Балалар зур кызыксыну белән сүзләрне кодлаштырдылар, хәтта язылган битләрен өйгә алып киттеләр.
Шулай ук "Китапханәгә рәхим итегез” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Башта кунакларга китапханә тарихы, китап фонды, бүлекләр турында сөйләделәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәләр, инсталляцияләр күрсәттеләр. Укучыларны «Милли йөзебез - тыныч күгебез» күргәзмәсе дә җәлеп итте. Ул тантаналы төстә 30 апрельдә ачылачак. Картиналар кечкенә кунакларда соклану һәм горурлык уятты.
Патриотик тәрбия - баланың шәхесен формалаштыруның аерылгысыз өлеше. Сугышка багышланган чаралар бу процесста, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен мөһим роль уйный. Алар ил тарихына хөрмәт, ата-баба батырлыгы һәм дөнья кыйммәтләренә нигез сала.
Мондый чараларның төп максаты - балаларны сугыш афәтләре белән куркыту түгел, ә үз иреген югалтмаган халык рухының бөеклеген күрсәтү.
Рания Нәфыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев