Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Төрле мәйданчыклар эшләде

Тантаналы өлештән соң бәйрәм чарасы Җиңү Бульварында һәм “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда төрле тематик мәйданчыклар эшен карау белән дәвам итте.

Һәр мәйданчык эше турында ике телдә - рус һәм татар телләрендә үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина таныштырды. Ул хәрби техника күргәзмәсе караудан башланды. Биредә “Хәтерлибез!, Горурланабыз!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга да мөмкин булды. Туган як тарихын өйрәнү музее исә “Чемоданда музей” интерактив күргәзмәсен тәкъдим итте. Анда фотосурәтләр, газеталар, значоклар, хатлар куелган. Һәр экспонат  - солдатларыбызның батырлыгы турында истәлек. 
“Солдат привалы” инстоляциясе дә игътибарны җәлеп итте. Ул Бөек Ватан сугышы елларында солдатларның батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерә. Ял иткәндә алар якыннарына хатлар язганнар, гармон көйләренә моңлы, сагышлы җырлар сузганнар.
Бер урында Җиңүгә өндәгән лозунглар куелган иде. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы лозунглары солдатларның сугышчан рухын күтәргән һәм тылны мобилизацияләүче пропаганда коралы булган. «Все для фронта! Все для победы!», «Родина-мать зовет!», «Ни шагу назад!», «Наше дело правое!», «Смерть немецким оккупантам!» лозунглары әнә шундыйлардан. 
Төп мәйданчык исә - районның Геральдикасы урнашкан мөһим урын. Төп геральдик элементлар булып Россия, Татарстан Республикасы һәм Зәй герблары тора. Бу элементлар халкыбызның батырлыгын, байлыгын һәм бай тарихын чагылдыра. Биредә актив яшьармиячеләрне бүләкләү тантанасы да булды.
Әлеге урыннан ерак түгел  яшьармиячеләрнең “Яшь сугышчы мәктәбе” эшләде, анда укучылар автомат сүтеп җыюда, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, порсянка бәйләүдә җитезлектә сыналды. Тагын бер мәйданчыкта “Георгий тасмасы” ясау мастер-классы, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыручы волонтерлар эшчәнлеге күрсәтелде. Әле Җиңү көне алдыннан гына “Гвардия” эзтабарлар отряды сугыш кырында ятып калганнарның сөякләрен казып алу эшендә катнашып кайттылар, алар тарафыннан әзерләнгән соңгы экспонатлар күргәзмәсе дә бик тәэсирле иде. Политехник колледж коллективы пешергән кыр кухнясы боткасына да чират хәйран зур җыелды. Әлеге тематик мәйданчыкларны район яшьләр эшләре идарәсе активистлары әзерләде.  
“Энергетик” Мәдәният сарае каршында “Синий платочек” җырына чыгарылыш сыйныф укучылары Җиңү  вальсы өйләнде. 
Шулай ук рәссамнарның сугыш чоры тематикасына иҗат иткән картиналар күргәзмәсе дә бик тәэсирле иде. 
Ә ачык сәхнәдә район сәнгать осталары, район мәдәният идарәсе  иҗат коллективлары әзерләгән матур театраль тамаша игътибарны җәлеп итте. "Буыннар йөрәкләрендә - Бөек Җиңү" дип исемләнгән патриотк  тамаша һәр күңелгә үтеп керде. Анда артистларыбыз матур хыяллар белән яшәгән яшь егет Алексейның язмышына кискен борылыш ясаган сугыш афәтен гәүдәләндерделәр. 

Балалар иҗат коллективларының чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде, һәркем талантлы балаларыбыз белән горурланып күзәтте алар чыгышын.
Шулай ук ачык һавада тәкъдим ителгән сугыш чоры кинофильмнарын да карау мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев