Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм «Радость» үзәге Зәй ветераннарын Җиңү көне белән котлады

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Җиңү көне уңаеннан ветераннарга — безгә тынычлык һәм азатлык бүләк итүчеләргә аерым игътибар биреп, патриотик акцияләр үткәрәләр.

 Бу игелекле миссиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров  аерым роль уйный. Ул өлкән буын батырлыгын югары бәяли һәм илнең төп бәйрәме алдыннан ветераннарга ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный. Быел да Рияз Фоатович ветераннарга тирән рәхмәт сүзләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аның даими ярдәме һәм «Радость» үзәге белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә күп кенә яхшы эшләр чынбарлыкка әверелә.
 

9 Май алдыннан үзәк хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков,  фашист концлагерьларының балигъ булмаган элекке тоткыннары Мария Винокурова һәм Галина Попова янында булдылар.

Социаль хезмәткәрләр «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән берлектә ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр,  шигырьләр укыдылар һәм бергәләп легендар «Катюша»ны җырладылар. «Беренчеләр хәрәкәте» составында котлаучыларның берсе фашист концлагере тоткыны Мария  Винокурованың оныгы иде, бу очрашуга үзенчәлекле, тирән шәхси мәгънә бирде.  

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев