Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Тантаналы митингта батырларга дан җырланды

Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митингта зәйлеләрне, район кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

- Ихлас күңелдән барыгызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! 9 май-илебез халкы өчен тантана көне. Моннан 81  ел элек бу көнне кешелек тарихындагы иң авыр, иң куркыныч сугыш тәмамланды. Без - бүгенге буын вәкилләре, ил азатлыгы өчен көрәшкән һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуга өлеш керткән һәркем алдында чиксез бурычлы, алар ирешкәннәрне саклау һәм килер буыннарга тапшыру - безнең өчен һәрчак намус эше булды. Җиңү көнендә без аяусыз көрәштә һәлак булганнарны тирән хөрмәт белән искә алабыз, яу кырларында һәм тылда Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган җиңүчеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Җиңү көне безне берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өнди. Зәй җиреннән сугыш кырында 7410 кеше ятып калган. 2800ләп фронтовигыбыз батырлыклары өчен төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән. Безнең ике якташыбыз – Григорий Ларионов һәм Николай Майков Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, ә Александр Васильев Дан орденының тулы кавалеры. Бүген исә без арабызда булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков белән горурланабыз. Бүген әлеге батырларыбызның кыю гамәлләрен безнең буын хәрбиләре ил бәйсезлеге өчен көрәштә дәвам итәләр. Кадерле дуслар! Бүген, Украина территориясендә махсус хәрби операция дәвам иткәндә, безнең барыбыздан да бердәмлек, берләшә белү һәм ярдәмчеллек таләп ителә. Алга таба да яу кырындагы батырларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итеп, җиңү көнен якынайтуга лаеклы өлешебезне кертергә язсын. Бөек Җиңү көне белән! – диде район башлыгы үз чыгышында.

Ә зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы җылы сүзләрне район кураторы Иван Гущин җиткерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләргә кушылды. Ә яшь буын исеменнән, туган илнең чын патриотлары булырга вәгъдә биргән ялкынлы чыгышы белән шәһәрнең  6нчы мәктәбе укучысы Иван Чурбанов чыкты.

“Безнең буын батырлар каныннан булуы белән горурлана. Без һәр эштә, илебез бөтенлеген саклауда сез күрсәткән үрнәк буенча яшәргә, хезмәт итәргә әзер!”, - дип ассызыклады ул.

1941-1945 елларда тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар тарафыннан дәүләткә районнан 3 миллион пот икмәк, 63 мең пот ит, 2 миллион литр сөт, 440 мең данә йомырка, 51 тонна йон, меңләгән тонна бәрәңге тапшырылган. “Кызыл Зәй” әртиле эшчеләре ул елларда совет гаскәрләре өчен киемнәр теккән.

Кыскасы Зәй Җиңү өчен булдыра алганча үз өлешен керткән, без бу батыр, фидакарь буын белән чын күңелдән горурланабыз. Инде арабызда булмаганнарны митингта катнашучылар тирән хөрмәтләп бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл итәге кызыл  чәчәкләр хәтфәсе белән капланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев