Табигать сагында торучылар Аксарда һәйкәл биләмәсен тәртипкә китерделәр
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Табигать сагында торучылар Аксарда һәйкәл биләмәсен тәртипкә китерделәр

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Идел-Кама табигать күзәтчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча «Лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» хезмәткәрләре Аксар авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл биләмәсен тәртипкә китерделәр.

Һәйкәл һәм аның тирә-юне тулысынча чүп-чардан арындырылды, чистартылды.

«9 Май — Җиңү бәйрәменә кадәр һәр авыл җирлеге алдында һәйкәлләрне, аларның тирә-юнен тәртипкә китерү, һәлак булган авылдашларның исемлеген яңарту бурычы тора. Бу уңайдан Түбән Каманың табигать сагында торучылар көче белән Аксарда зур эш башкарылды. Рәхмәт аларга шундый игелекле эшкә алынганнары өчен», — ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

фотолар авыл җирлегеннән 


Нет комментариев