Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән
Василий Иванович Харитонов 1914 елның 27 гыйнварында Сарсаз-Баграж авылында туа. Авыл мәктәбендә җидееллык белем алып, колхозда эшли.
1939 елда күрше Мәлем авылыннан Мария исемле кызга өйләнеп, Мәскәү шәһәренә китәләр. Анда Василий Иванович милиция органнарында эшли. 1941 елның 18 апрелендә кызлары Софья туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гаилә туган авылына кайта. Озакламый Василий Иванович сугышка китә. Ул Ленинград фронтында блокадада, Кенигсбергны штурмлауда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Жуков», «Ленинградны саклаган өчен» һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Туган авылына сугыш беткәннән соң бер ел үткәч кенә кайта. Артельдә технорук булып эшли, анда агач кисү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Артель бетерелгәннән соң, Василий Иванович хезмәт эшчәнлеген җирле урманчылыкта дәвам итә. Хатыны Мария белән 6 бала тәрбияләп үстергәнәр. 2003 елның 15 апрелендә вафат була.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев