Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Сугышны шәфкать туташлары буларак үткән кызлар

Бөек Җиңүгә 80 ел тулуны шәһәребезнең Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентина Лыкова һәм Анна Моисеева, кызганыч, күрә алмый якты дөньядан китеп бардылар.

Анна Ивановна Моисеева исә Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга 34 көн кала арабыздан китте. 6 апрельдә аны район халкы зур хөрмәт белән соңгы юлга озатты. 

Анна Ивановна 5 апрельдә 103нче яшендә вафат булды. Мөхтәрәм сугыш ветераны үзеннән соң якты эз – батырлык, шәфкатьлелек һәм кешеләргә чиксез мәхәббәтнең кыйммәтле мирасын калдырды. Ул ил авыр сынаулар кичергән чорда туып,  үзе дә бөек тарихның бер өлешенә әверелде. 1942 елда медицина курсларын тәмамлагач,  үз теләге белән фронтка китә. Хәрәкәттәге армиядә кече шәфкать туташы булып Мәскәүдән Берлинга кадәр юл үтә, йөзләгән яралы сугышчыны коткара.

Безнең буынга Бөек Җиңү яулап бирүгә тиңдәшсез өлеш керткән батыр хатын-кызны  Җиңү бульвары буйлап йөзләгән зәйле озатты. Ул Иске Зәй зиратына хәрби хөрмәт белән җирләнде. Хөрмәтле ветеран безнең күңелләрдә мәңге яшәр.

Узган елның 24 июлендә без  Валентина Лукьяновна Лыкованы соңгы юлга озаттык. Ул 102нче яше белән бара иде. Фронт юлын  шәфкать туташы сыйфатында узган кыз гомер көзен Зәебездә үткәрде. 

Легендар ветеран Украинаны, Белоруссияне үтеп, Польшага кадәр барып җитә һәм 1943 елда Үзәк, аннан икенче Белоруссия фронты составында Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсе булган Курск сугышында катнаша. Ул, медицина хезмәткәре буларак,  күп сугышчыларның гомерен саклап кала. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 

Валентина Лукьяновна турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә саклана. Бөек Җиңү көнен аның  3 кызы гаиләсе, 9 оныгы, 17 оныкчыгы ветеранны күңел түрләрендә йөртеп каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев