Сугыш чорында тылдагы бердәм хезмәттә зәйлеләрнең өлеше зур
Зәй районы башкарма комитеты архив бүлегендә Бөек Ватан сугышы чорына багышланган күп кенә документлар саклана.
Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә архив бүлеге башлыгы Елена Куликова кызыклы материаллар белән бүлеште. Анда сугыш башланган мизгелләрдә үк тылдагыларның экономияле яшәү рәвешенә күчүләре чагыла.
Мәсәлән, Зәй районы башкарма комитеты утырышының 1941 елның июлендә чыккан протоколы бар. Анда инде сугыш авырлыклары сизелеп, ягулык булмау сәбәпле район электростанциясен ябу турында документ кабул ителгән. Шулай ук район башкарма комитеты каршында эвакуация бюросы төзү турында карар да чыгарылган. Эвакуацон бюро составына җирле хакимият, милиция һәм комсомол вәкилләрен кертү искәртелгән. Инде бу чорда СССРның көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән кешеләрнең беренче агымы килә башлый. Протоколларда эвакуацияләнгәннәргә матди ярдәм күрсәтү турындагы күрсәтмәләрне дә укырга мөмкин, чөнки бу вакытта аларны районның төрле торак пунктларына, аерым гаиләләргә өйдәшләр итеп урнаштыру башланган була.
Соңрак алар Зәй районының төп халкы белән бергәләшеп, тылда җитди хезмәт куя. Татарстан Республикасы халкы, шул исәптән Зәй төбәге кешеләре сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була. 1942 елның язына республикага эвакуацияләнгән халыкның саны 266 мең кешегә җитә.
«Гомумән алганда, сугыш чорында Татарстанның тулай продукциясе күләме, 1940 ел белән чагыштырганда 2,2 мәртәбәгә артып, 1945 елда 219%ны тәшкил итә. Авыр сәнәгать өстенлекле үсеш ала, әлеге тармакта җитештерелгән продукциянең чагыштырма авырлыгы республика сәнәгате продукциясенең өчтән ике өлешеннән дә артыгын алып тора. Алабуга, Чистай, Мамадыш, Бөгелмә шәһәрләрендә яңа сәнәгать үзәкләре пәйда була», — дип язылган 100tatarstan.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев