Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сәвәләй балалары сугыш чоры балалары язмышын сурәтләде

Сәвәләй мәдәният йорты үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль әзерләде.

Алар Мария Серегинаның «Война пришлась на нашу юность» музыкаль спектаклен сәхнәләштерде.

Спектакльдә балаларның лагерьда бомба төшеп шартлаган бинаның подвалында фашистлардан качып, ач, сусыз тилмергән вакытлары чагылыш таба. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан бу спектакль тамашачыларның йөрәгендә яра, әрнү дә, халкыбызның ныклыгы һәм батырлыгы өчен горурлык хисләре дә уятты.

Рольләрне Ринас Сабаев (Никита Рыжиков), Софья Рябова (Оля), Виктория Рябова (Лиза), Тая Маклакова (Женя), Арина Сабаева (Света) бик оста башкардылар, һәр образны тулы итеп ачып бирделәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльне сәхнәләштерү олы мәгънәгә ия. Тамашачылар спектакльне яратып кабул иттеләр.

фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев