Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сарсазбагражлылар Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бүген Бөек Җиңү көне уңаеннан Баграж авыл җирлегендә митинглар үтте.

Баграж авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 548 кеше киткән, шуларның 342се кире туган якларга әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Баграж җирлегендә бүгенге көндә тыл ветераннары да калмаган инде.

-Баграж авыл җирлеге Зәй районында фронтка киткән солдатлар саны ягыннан районда өченче урында тора. Һәр авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр бар. Бу мемориаль комплексларда җирлекнең тулы тулы бер тарихы урын алган, дисәң дә була. Авыл халкы, шуларга карап, яу кырларында һәлак булган ата-бабаларын искә ала, — ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй информ» җитәкчесе Александр Исаков килде.

- Җиңү бәйрәме районыбызда, республикада, илебездә яшәүче һәркемгә кадерле. Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек безнең өчен һәрчак илһам үрнәге булачак. Алар бердәмлектә дошманга каршы көрәшкә күтәреләләр, барлык сынауларны намус белән үтеп чыгып, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яулыйлар. Җиңү көнен якынайтуга фронттагылар да, тылдагылар да, олысы да, кечесе дә үз өлешен кертә. Тыныч тормыш бүләк иткән буыннар турында хатирәләрне без, иң кадерле ядкарьләр итеп, күңел түрләребездә саклыйбыз. Кызганычка каршы, фашистлык һәм милләтчелек идеяләре кабат баш калкытты. Бишенче ел инде безнең ир-егетләребез, махсус хәрби операциядә катнашып, бабаларыбыз батырлыгы үрнәгендә Россия бәйсезлеген яклыйлар. Бүген без килер буыннар тыныч яшәсен өчен башларын салган сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Бөек Җиңү көнендә сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Батырларыбыз үз гаиләләренә, туганнары һәм якыннары янына җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Илебез тыныч, табыннар мул булсын! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81-еллыгы белән, — диде чыгышында Александр Кузьмич.

Митингта махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби дә катнашып, чыгыш ясады. Ул – Сарсаз-Баграж кияве,  еш маскировка челтәрләре үрүчеләр янына рәхмәт әйтергә килә. 

Шулай ук тантаналы чарга фотокүргәзмә дә әзерләнгән иде. Аны күпләр кызыксынып, күз яшьләре аша карады.
Азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 
Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

фото җирлектән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев