Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сарсаз-Баграж үзешчәннәренең «Яра» спектаклен тамашачы күз яшьләре аша карады

Сарсаз-Баграж үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап якташыбыз Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәрен сәхнәләштерде. Инсценировкасын улы Мансур Гыйләҗев төзегән.

    Спектакльдә вакыйгалар сугыш бетеп, ике ел вакыт узганнан соң Сөләйман белән Зөләйха гаиләсендә бара. Аларның дүрт уллары да сугышка китә. Өч улларының үлеме турында кара пичәтле кәгазь алалар. Бөтен өметләре, ышанычлары 19 яшьтә сугышка киткән Габдуллада. Габдулладан өч ел инде хат-хәбәр юк. Сугыш беткәнгә дә байтак вакыт үткән, кайтасы солдатлар да кайтып беткән. Ә ата белән ана көтә… Аларның уллары югалырга тиеш түгел, чөнки ул — ил-йорт терәге, ата-ананың өмете, ышанычы. Вакыйгалар барышында Габдулланы сагынудан, хәбәр булмаудан Сөләйман белән Зөләйха йөрәгендәге яра җан сыкравы булып ачыла. Халкыбызның иң матур сыйфатларын туплаган карт белән карчыкның сабырлыгы, күңел җәрәхәтен тышка чыгармыйча, йөрәктә саклый алулары өчен тамашачы алар хәсрәтен үз хәсрәте итеп күңеленә сала. Габдулла сугышка китәр алдыннан Зәйтүнә белән бер-берсен көтәргә вәгъдә бирешкән булалар. Ләкин күршеләре Мөхәммәт белән Сафура уллары Кәримҗан өчен Зәйтүнәне сорап керәләр. Зәйтүнә кияүгә чыга. Габдулла сугыштан кайта. Аның бер танырлык җире дә булмый. Хәтта әти-әнисе дә танымый. Соңыннан бергә калалар…
             Тамашада күңелне тетрәндергеч минутлар күп булды. Күрше карчыгы Җамалның улыннан килгән хатларын күрмәс күзләре белән укыган вакытлары, Зөләйханың уллары дип урындыклар белән сөйләшү мизгелләре…
            Спектакльдә рольләрне Алексей Герасимов (Сөләйман), Мария Журавлева (Зөләйха), Илья Белголов (Габдулла), Галина Белголова (Сафура), Эдуард Белголов (Кәримҗан), Роза Иванова (Җамал), Светлана Рябова (Гайшә), Марина Халикова (Зәйтүнә), Иван Минеев (Шәкүр һәм Мөхәммәт) бик оста итеп башкардылар.
            Спектакльне карарга халык күрше авыллардан да бик күп килгәннәр иде. Халык соңыннан басып бик озак алкышлады.

-“Яра» спектаклен тамашачылар шулкадәр җылы кабул итте, аны тын да алмыйча карадык, залда шылт иткән тавыш та булмады. Күпләр драманы күз яшьләре аша карады, чөнки әсәрдәге вакыйгалар күңелләрне кузгатырлык иде, аның нигезендә тетрәндергеч тарих ята. Бик килештереп уйнадылар авылыбыз артистлары, бер ялгышмыйча шул хәтле оста итеп үз образларын ачып бирделәр. Зур рәхмәт аларга, алга таба да яңа тамашалар көтәбез, уңышлар телибез», — дип спектакльгә бәя бирде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Марина Халикова, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев