Сармашбаш үзешчәннәре сәхнә тотты
Сармашбаш авылы мәдәният йортында Шәриф Хөсәеновның «20 ел үткәч» драмасы күрсәтелде.
Аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында авыл үзешчәннәре сәхнәләштерде.
Драма сугыштан соңгы елларны чагылдыра. Ялгыз ана өметләнеп һаман да үзенең сугышта югалган улын көтә. Спектакль аналарның мәхәббәтенең гомерлек булуын, ана — бала темасын чагылдыра.
Спектакльдә 20 ел буена Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган улын көткән ана ролен — Наилә Арсланова, төенчек тоткан хатынны — Рәзилә Камалиева, бала иярткән хатынны — Алсу Гыйниятуллина, бала ролен — Камилә Гыйниятуллина, егетен каршылаучы кызны — Тәнзилә Садыйкова, 20 елдан соң кайткан солдатны Рәсим Фәсхетдинов зур осталык белән башкардылар. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар.
-Бу юлы да авылыбыз данын яклап, район фестивалендә катнаштык. Гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашларыма рәхмәтебезне белдерәбез, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев