Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сабыйларга – һәйкәлләр турында

7 май - Мәңгелек ут һәм хәрби һәйкәлләр көне буларак билгеләнде.

Шул уңайдан Зәйдә сабыйлар өчен һәйкәлләр каршында патриотик чаралар уздырылды.

Бу безнең ирек өчен үз гомерләрен корбан итеп, безгә тынычлык бүләк иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтүебезнең мөһим көне.  

Бу көнне Зәйнең  "Кояшкай "балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Азатлык китерүче  солдат һәйкәле янына җыелдылар,  баш өстендә тыныч күк йөзе өчен ерак бабаларына рәхмәт белдерделәр.  

“Безнең һәрберебез хәтерне саклауга үз өлешен кертә ала. Мемориалларны карагыз, ата-бабаларыгызның тарихларын белегез, дип без сабыйларга сеңдерәбез. Бу хәтер алар  йөрәкләрендә дә яшәп, киләчәк буыннарга тапшырылсын”, - ди педагог-тәрбияче Альбина Әгъзамова. 

фотолар балалар бакчасыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев