Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сабыйлар – «Җиңү кайтавазы» бәйгесендә

Бәйге район мәгариф идарәсе һәм “Зәй-информ» оешмасының уртак проекты буларак инде берничә ел гамәлдә. Ул шәһәрнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында үтә.

Быел шигырь сөйләүче балалар  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  VII муниципаль   конкурста сәнгатьле итеп башкару осталыгында сыналды.  Җиңүчеләр исеме өчен 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге өч яшь төркемендә 50дән артык бала дәгъва кылды. Балалар авыр сугыш еллары яки аннан соңгы тормыш темасына биш номинациянең берсендә шигырьләр өйрәнгән иде. Ул “Сугыш чоры балалары”, “Җиңү көне”, “Сугыштан соң тормыш...”, “Буыннан буынга”, «Безнең көч – бердәмлектә» номинацияләре буенча оештырылды.

“Катнашучыларның һәркайсы шагыйрьләрнең шигырь юлларына салган хисләренең тирәнлеген мөмкин кадәр төгәл итеп җиткерергә тырышты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен конкурс үз сәләтләрен күрсәтү генә түгел, фронтта һәм тылда Ватанны саклаучыларның каһарманлыгын һәм фидакарьлеген яхшырак аңлау өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды”, – ди жюри әгъзасы, журналист  Ирина Смирнова.

Иң кечкенәләр, урта төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр шигырь укуны видеога яздырып тәкъдим итте, ә өлкән һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар матур киемнәрдә жюри каршында чыгыш ясады. Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре “Күкчәчәк”  балалар бакчасы мөдире Елена Недошивина рәислегендә яшь шигырь укучыларның сөйләменең сәнгатьлелеген һәм эмоциональ бизәлешен, әдәби әйтелешен, мимика һәм хәрәкәтләр куллануын, костюмнар сайлавын бәяләделәр.

Гран-при иясе – “Шатлык” балалар бакчасыннан  Артемий Байрашев. 

Төрле яшь категорияләрендә “Күкчәчәк”тән  Дарья Медведева, Аким Минаев,  Аксинья Селезнева, “Якты коңгыз”дан Матвей Давыдов, “Урман әкияте”ннән Вероника Антонова, “Уймак кыз”дан Лиза Уразайкина беренче урынны алдылар. “Салават күпере”ннән Дарья Кузнецова,  Ильдана Ильдарханова, Амелия Антонова, “Тату гаилә”дән Алмаз Габбасов – II, “Теремкәй”дән Кәрим Миңнеханов,  Дарья Храмова, “Каенкай”дан  Василиса Елизарова  III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев