Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Сабыйлар “Без-җиңүчеләр варислары” велойөрешендә катнашты

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр велосипедта һәм самокатларда велоузышта ярышты.

“Без – җиңүчеләр варислары” дип аталган чарада катнашучылар бакча бинасы тирәли әйләнеш ясап Җиңү бәйрәмен каршыладылар.  

“Әлеге чара белән без тәрбияләнүчеләребездә тарихи вакыйгага ихтирам, үз илебез өчен горурлык һәм патриотлык хисе формалаштырабыз.  Бу үз гомерләрен киләчәк буын иминлегенә һәм чәчәк атуына багышлаган кешеләрне искә алу.  Хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез! Велоузышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады, Шулай итеп безнең балалар бакчасы балалары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды, - ди педагог-тәрбияче Альбина Әгъзамова.

фотолар балалар бакчасыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев