Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов бердәнбер Зәй ветеранын Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады

Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм Татарстанның өлкән энергетигы Леонид Мачтаковка парламентарийдан котлаулар һәм бүләк тапшырылды.

Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Зәй районында бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы Леонид Яковлевич Мачтаков РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозовтан котлау алды.
Леонид Яковлевич өлешенә бик авыр сынаулар туры килгән. Аның хәрби исемлегендә-Ржев, Сталинград сугышы, Курск дугасы, Луганск өчен сугышлар. Сугыштан соң ветеран куәтле электростанция-Зәй ГРЭСын төзүдә катнашкан. Бүген аңа 102 яшь, һәм ул фронтны да, станция төзүне дә бертигез яхшы хәтерли, Зәйнең тере легендасы һәм яшь буын өчен батырлык үрнәге булып кала.
Олег Морозов ветеранга батырлыгы һәм тыныч тормыштагы  хезмәте өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйрәм өстәленә бүләк җибәрде. 
Леонид Яковлевич депутатка игътибары һәм кайгыртуы өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев