Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Поручик җирлегендә яшәүчеләр “Хәтер бакчасы” утырттылар

2 майда Поручик авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап зур күләмле агач утырту акциясе узды.

Поручикта Фалес Вәлиев исемендәге алма бакчасы яңартылды, анда 32 яшь үсенте утыртылды.

Агач утыртуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә катнашты. Хәрби хезмәткәрләр хөрмәтенә 13 алмагач утыртылды. Акциягә шулай ук гомерләрен туган авылларына багышлаган хезмәт ветераннары да кушылды.

Камышинка һәм Сәрәпәле авылларында яңа «Хәтер бакчалары»на нигез салынды. Камышинкада - 33 алмагач, 39 миләш һәм нарат, ә Сәрәпәледә 30 алмагач, 27 миләш һәм шомырт агачы утырттылар. 

“Барлык эшләр дә җирлектә яшәүчеләр көче белән башкарылды, бу акцияне чын-чынлап халыкчан итте. Мондый чаралар геройлар истәлеген саклап кына калмыйча, киләчәк буыннарны сөендерерлек тере һәйкәлләр дә тудыра”, – ди Поручик авыл җирлеге башлыгы Ильмира Хаджаева.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев