Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Ольга Тихоновская: “Минем геройларым”

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе кысаларында Ольга Тихоновская үз геройлары турында сөйли.

Безнең әтиебез  Иван Арсентьевич Минеев 1927 елның 28 июлендә Сарсаз-Баграж авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул 14 яшьлек үсмер малай була. Гаиләдәге иң олы кыз Ульяна Ленинградка эшкә киткән елны сугыш башлана. Әле сөяге дә ныгымаган яшь кызга ачлы-туклы окоп казулары бик авыр булганга, ул бик нык чирләгән. Варвара әбинең ике сеңлесе Ульянаны бик зур авырлыклар белән авылга алып кайтканнар. 1941 елның август башында, аны җирләгән хәсрәттән арынырга да өлгермәгәннәр, бабайны август уртасында сугышка алганнар. Берсеннән-берсе кечкенә алты баласын, җиденчесен хатынының карынында калдырып, бабай сугышка китә. 

Әтисе урынына калганга күрә безнең әтиебезгә яшьли  тормышның әчесен-төчесен бик күп күрергә туры килгән.1944 елның көз айларында армиягә алынып, Ростов шәһәрендә резервта торган. Ана ул вакытта 17 яшь булганга, сугышка кертмәгәннәр. 1945 елның май аенда сугыш беткәч, аны  Әрмәнстан,  Арарат, Арташат шәһәрләренә Төркия чигенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Җиде ел пограничник булып хезмәт итеп, 1951 елда яшел фуражкалы, медальләр, значоклар таккан яшел погонлы гимнастеркасын киеп, озын чибәр егет булып авылга кайта. Шул ук елны Питрау бәйрәмендә авылның иң чибәр кызы Евдокия Андреевна Фролова белән өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр. 

Әнинең әтисе  (аны озын Әндрей дип йөрткәннәр) Арсентий бабай белән сугышка алына. 1942 елда каты яраланып, июнь аенда авылга тернәкләнергә кайтаралар. Өстенә толып, башына кышкы бүрек киеп, кызу көннәрдә кояшта җылынырга  дип урамга чыгып утырган чаклары бик күп булган. Канын күп югалтканга, ул туңып, җылына алмаган. 4 ай эчендә аны хәстәрләп, терелтеп тагын сугышка озатканнар. 1943 елның декабрь аенда Нина әбигә  похоронка  китерәләр. Өч бала – атасыз, Нина әби ирсез тол кала.

 Аллага шөкер, Арсентий бабай күп яраланган булса да, сугыштан исән-сау авылга гаиләсе янына кайта. Алар Варвара әби белән сугыштан соң да, балаларына, оныкларына ярдәм итәләр. Без –  балалары, оныклары Лидия, Ольга, Петр алар турында балаларга, оныкларга сөйлибез. Алар сугыш елларында, аннан соң да көчләрен жәлләмичә эшләгәннәр, тормыш иткәннәр. Олы яшьтәге авыл халкы аларны яхшы сүзләр белән искә ала. 

Фотолар гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев