Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер

«Хәрәкәттә — бәрәкәт», — ди 95 яшьлек Раиса апа Кузнецова.

Зичәбаш авылында яшәүче тыл ветераны Раиса Кузнецова моннан 75 ел элек килен булып төшкән нигезендә биш баласын, кияү-киленнәрен, онык-оныкчыкларын җыеп күркәм гомер кичерә.

Мөлаем, ачык, күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкып торучы Раиса түтигә 95 яшь тулган дип кем әйтер?! Бер гасырга якын озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар… Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез Раиса апа авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең…

1930 елның 1 мартында Зичәбаш авылында туа ул.

— Сугыш башлангач, безне үзебезнең көч җитә торган эшкә куша башладылар. Печән әйләндерергә, печән җыярга өйрәттеләр. Аннан уракка йөри башладык. Молотилкага көлтәләрне кисеп әзерләп тора идек. Безгә бик нык урман кисү эләкте. Үз авылыбызда да, күрше авылларда да кистек. Чана-арба тартып, ашлык ташыдык. Ашау юк инде, өс-баш бик начар. Икмәкне көздән элеваторга алып китәләр дә язын чәчү башлаганчы чана-арба белән ташый идек. Шулай бервакыт Корчажкиннан кайтканда яңгыр ява башлады, Багражда кунып калдык. Уылдыклар суырыла иде, — дип искә ала ул авыр елларны.

Кызга өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшләргә туры килә.

Сугыш беткән көн якты хатирә булып хәтерендә саклана аның.

— Көндезге вакыт иде. Урамда төркем-төркем халык. Кочак-лашалар, елашалар, сөенәләр… — дип сөйли.

Гомер буе Раиса апа колхозда эшли. Җыр-моңга бик оста була. Түгәрәк уеннарның уртасында була ул. Сәхнәләргә дә менеп җырларга туры килә.

1950 елда алар Зичәбаш егете Василий белән гаилә коралар. Каенанасы белән 30 ел татулыкта бергә гомер итәләр. Гаиләдә биш бала — бер кыз, дүрт ул үсә. Кузнецовларның матур гаиләсендә тәрбияләнеп үскән биш бала да тормышта үз юлларын тапкан. Барысы да туган авылларында йорт җиткергәннәр. Хәзер инде алар үзләре оныклар үстерә. Василий дәдәй белән Раиса түти бергә озын матур 70 ел гомер кичерәләр. Алты ел элек Василий дәдәй бакыйлыкка күчкән.

— Яшәү яме — балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Әтиләре дә бик тәртипле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше иде, — ди Раиса әби.

Кузнецовлар — бердәм, тату гаилә, бәйрәмнәрдә барысы бергә төп йортка әниләре янына җыелалар. Төп нигездә заманча итеп барлык уңайлыклары булган бик матур йорт җиткергәннәр.

— Әти-әнидән эшкә өйрәнеп, әби тәрбиясендә үстек без. Эшләмәгән эш калмады, басуда чөгендерен дә утадык, печәнне дә чаптык, умарта да тоттык. Иң олыбыз Зина түтигә 72 яшь тулды, иң кечебез Николайга 60 яшь. Әни булгач, безгә картаерга ярамый әле, — ди, елмаеп, улы Иван.

Раиса Григорьевнага күзләр генә тимәсен, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. Чисталыкны яратуы күренеп тора. Әле шушы яшендә дә тавыклар тота. Гөлләре шау чәчәктә утыра, рассадалар утырткан.

«Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит», — ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән Раиса әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев