Мирный мәдәният хезмәткәрләре бистәдә яшәүчеләрне Бөек Җиңүнең юбилее белән котлыйлар
29 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары янында булды.
Мәдәният хезмәткәрләре Тамара Проснева, Анна Хорват, Тамара Зыкова, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Надежда Галәветдинованы Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Аларга чын күңелдән сугыш вакытында тырыш, намуслы хезмәтләре, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, патриотик җырлар башкардылар, ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр.
Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бихуш калып, ил-көннәребезгә тынычлык теләделәр.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев