Машина төзүчеләр тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар
Бөек Җиңү көне алдыннан «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ заводында тылда җиңү яулаучыларга рәхмәт әйтү инде күркәм традициягә әверелде. Быел да предприятие администрациясе һәм профсоюз комитеты вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннары — тыл хезмәтчәннәре, заводның элеккеге хезмәткәрләре янына бардылар.
Бу очрашу үзенчәлекле, күңелне нечкәртерлек вакыйгага әверелде. Ветераннар Җиңүне тылдагы фидакарь хезмәтләре белән якынайтып кына калмыйча, туган заводны төзүгә һәм үстерүгә, аның тарихын һәм традицияләрен тудыруга да күп көч куйдылар.
Күңелле аралашу барышында предприятие хезмәткәрләре ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм җылы котлаулар тапшырдылар. Бу тыйнак, ләкин ихлас игътибар билгеләре бүгенге буынның зур рәхмәтен, якташларыбызның героик үткәненә тирән ихтирам һәм ярдәм күрсәтүен гәүдәләндерә.
- Барлык ветераннарга дошманны җиңүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә! Ныклыгыгыз, батырлыгыгыз һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен сезгә түбәнчелек белән баш иябез, - диделәр визитта катнашучылар.
фотолар оешмадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев