Маргарита Уразайкина: “Утлар, сулар кичкән ветераннар арасында минем дә бабам бар”
Бөек Ватан сугышының тынганына 81 ел узды. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле. Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем дә бабам бар.
Мин безнең героебыз, Бөек Ватан сугышының башыннан Җиңү көненә кадәр сугышта катнашкан бабам Василий Филиппович Уразайкин турында сөйләргә телим.
1939 елда ул Зәй хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Туган якларга бары тик 1946 елның декабрендә генә кайту бәхете насыйп була. Фронттан күп кенә хәрби бүләкләр белән кайта: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Кавказны саклаган өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Туган авылы Керәшен Мәлемендә тугыз ел колхоз рәисе булып эшли. 1956-1960 елларда – Зәй икмәк кабул итү предприятиесе мөдире, 1961-1973 елларда нефть базасы директоры булып хезмәт куя.
Бабам белән әбием тату, тырыш гаиләдә биш бала үстергәннәр, алтынчыга ятим баланы тәрбиягә алганнар. Алар икесе дә бик гадел, үз кул көчләре белән көн күрүче эш сөючән, олы ихтирамга лаеклы кешеләр булдылар.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев