Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Леонид Мачтаков: “Бөек Җиңү көнен зур дулкынлану белән көтәм”

Районыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны бердәнбер сугыш ветераны, олы хөрмәткә лаек Леонид Яковлевич Мачтаков белән каршылый.

101 яшьлек Зәебезнең Мактаулы гражданины яшь буында патриотик рух тәрбияләүгә әле дә тиңдәшсез өлеш кертә. Җиңү бәйрәме белән үзен тәбрикләүче балалар, яшүсмерләргә ул аеруча шат. 

Леонид Яковлевич –  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, Югары баш командующий Иосиф Сталинның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән абруйлы ветеран.  

– Сез безгә Җиңү яулаган, республика, ил энергетикасы тармагында тирән эз калдырган кеше. Әле бүген дә без сезнең янәшәдә булуыгызга шатланып туя алмыйбыз, сезнең белән һәр очрашудан яшәү энергиясе алабыз. Районыбыз, илебез горурлыгы, батырлык үрнәге сез. Яшь буын белән аралашудан күзләрегез очкынланып китүгә сөенәбез, мөмкин кадәр озаграк безнең арада булуыгызны телибез, – дип еш мөрәҗәгать итә аңа район башлыгы Разиф Кәримов. 

Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында Зәйдә туган. Аның сугышчан юлы 1942 елда пехота училищесын тәмамлаганнан соң башлана. Ветеран Бөек Ватан сугышы тарихына кергән күп кенә мөһим бәрелешләрдә катнаша: Сталинград сугышы, Мәскәү янында барган сугышларда. Ул – Украинаны фашистлардан азат итүдә, «Курск дугасы» операцияләрендә катнашкан шәхес. Ветеран ике мәртәбә яралана, берничә тапкыр чолганыштан чыга, Днепрны кичкәндә бата, әмма исән кала. Леонид Яковлевич Украина, Румыния, Болгария, Югославияне азат итүдә катнашып, Венгриягә кадәр барып җитә. 

Сугыштан соңгы елларда хезмәт юлын ул Зәй ГРЭСына багышлый. Станцияне төзүдән алып аның тотрыклы эшчәнлек алып баруын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Леонид Яковлевич ГРЭС энергетикларының хөрмәтенә югары һөнәри осталыгы, принципиальлеге, кешеләргә ихтирамлы карашы белән лаек булды. Аның җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп күп кенә социаль объектлар, күпфатирлы йортлар һәм инфраструктура төзелде.

Ул күп еллар дәвамында шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып килә. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. Бөек Җиңү көнен ул районыбызда бердәнбер ветеран буларак каршылый. Өлкән яшьтә булуына карамас-тан, Леонид Мачтаков сәясәткә дә, яшь буынның киләчәк тормышына да игътибарлы.

– Мин гомеремдә теләгән эшләрне башкара алуым, олыгайган көнемдә янәшәмдә балаларым булу белән бәхетлемен. Сәясәткә килгәндә,  һәртөрле яңалыклардан хәбәрдармын, Украинада алып барылучы махсус хәрби операциядә безнең көрәшне дәвам итеп, нацизмга каршы күтәрелгән ир-егетләребезгә ныклык телим, Җиңү белән тизрәк туган йортларына кайтсыннар, тыныч, имин илдә яшәргә язсын киләчәк буыннарга. Икътисадыбызның, җитештерүнең алга таба яңа көч белән дөрләп китәчәгенә ышанам. Яшьләргә ныклы гаиләләр төзүләрен телим. Ә ныклы гаилә – һәр дәүләтнең нигезе ул. Гаиләләр ныклы булса, хезмәттә дә, фәндә дә, иҗтимагый тормышта да тотрыклы үсеш күзәтеләчәк. Бөек Җиңү көнен зур дулкынлану белән көтәм, – ди фикерләрен белдереп мөхтәрәм ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев