Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Кабан-Бастрыктан Ульяна апа: “Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәндә урманнан утын алып кайта идек”

Ульяна Тихоновага юбилей медале тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары саны көннән-көн азая бара. 
Аларның бу дәһшәтле еллар турында истәлекләрен вакыт үткән саен кадерлерәк булуын аңлыйбыз. Сугышның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Кабан-Бастрык авылында яшәүче Ульяна апа Тихонованың да балачагын сугыш урлаган.
Ульяна Ивановна 1932 елның 20  мартында Апач авылында туа. Сугыш башланганда бала гына булса да, яшьтәшләре белән авыр тормыш арбасына җигелергә туры килә. 


“Барыбызның да язмышы бер төрле булды. Авырлыгы да,  кайгысы да, ачлыгы да, җиңү шатлыгы да уртак булды”, –  дип сөйли Ульяна Ивановна. 
Ул ындыр табагында эшли, молотилкага көлтә тыгып тора.

 


“Әти тегермәнче булып эшләде.  Ул сугышка киткәндә мичкәләрдә оннар бар иде, алардан әни белән ипи пешереп, аны киптереп, сугышчыларга озаттык. Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәндә әни белән урманнан утын төяп кайтып килә идек. Авылга кайтып җиткәндә шау-гөр килгән тавыш... Ни булган икән дип, арбабызны өстерәп, йөгерә-йөгерә авылга килеп  кердек. Безгә каршы йөгерәләр, сугыш беткән дигән хәбәрне тиз генә аңламыйча авылдашлар кочагында калдык. Урам тулы халык: кайсы бии, кайсы елый, кайсы көлә”, –дип хәтерендә яңарта Ульяна түти. 


Соңыннан илне торгызуда хезмәт куярга туры килә үзенә. Вербовка белән траншея казырга, урман кисәргә йөри. Менә шунда  Кабан-Бастрык егете белән танышып  тормыш коралар. Алексей дәдәй белән биш балага гомер биреп үстерәләр. Бүгенге көндә Ульяна апа кызы Клавдия тәрбиясендә матур  гомер кичерә.
Бу көннәрдә тыл ветераны янында Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, мәдәният хезмәткәрләре булып, Ульяна апага  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар. Илебез иминлеге өчен куйган хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев