Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Югары Пәнәчедән Фәез Хәмитов 1941 елның 22 июнендә сугышка беренчеләрдән булып керә

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе кысаларында авылдашы Фәез Хәмитов турында Дамирә Шәрифуллина сөйли.

9 май – Җиңү бәйрәме уңаеннан  Илгизәр Хәмитов Югары Пәнәче авылы музеена солдат кирәк-яракларын бүләк итте. Анда каска, сапер көрәге, берничә протовогаз, армия фляжкасы, командир сумкасы һәм башка төрле солдат кирәк-яраклары бар. Барыбызның да   бер генә теләк –дөньялар тыныч булып, бу кирәк-яракларны тормышта кулланмасак иде.

Илгизәр абыйның әтисе, укытучы Фәез Хисаметдин улы да - сугыш ветераны.  Фәез абый хезмәт иткән 680нче укчылар полкы 1941 елның 22  июнендә  беренчеләрдән булып сугышка керә. Немец–фашист гаскәрләрен  Сталинград янында тар–мар иткәннән соң, бер–бер артлы Украинаның Киев, Фастов шәһәрләрен фашистлардан азат итәләр. 1941 елның декабрендә Киев янында немец гаскәрләренә пленга эләгә. 1943 елда Германиягә алып киткәндә, Украинада немецлардан качып калып котыла. Безнекеләр яңадан ул җирләрне алгач, Совет армиясенә кушылып, Румыния, Австрия, Югославия, Чехословакия өчен сугышларда да катнаша. 

1945 елның 8  май көнен алар дивизиясе Чехословакия җирендә каршы ала, шунда фашистларның капитуляциягә бирелүләрен ишетәләр.  Сугыш бетте дип әйтсәләр дә,  әле аларның участогында сугыш 13  майга кадәр дәвам итә. 
Укытучы буларак Фәез абыйны беренче чиратта демобилизациялиләр.  

Армия сафларында 6 ел хезмәт иткәннән соң, 1945 елның 10 ноябрендә туган авылы Югары Пәнәчегә кайта. 

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев