Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Югары Мәлемдә сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Югары Мәлем мәдәният йортында «Сезнең тормыш - үзе батырлык» дип исемләнгән кичә үтте.

 Кичәгә 1940 елда туган, сугыш һәм сугыштан соңгы кырыс елларның бөтен авырлыгын күргән яшьтәшләр - Җәмил абый Абзалов, Гасыйм абый Талипов, Сингатулла абый Гафиятуллин чакырулы иде.

Сугыш чоры балалары ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар, ятимлек ачысын да татыганнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

“Кунакларыбыз балаларга һәм тамашачыларга үзләренең балачаклары, мәктәп еллары турында сөйләделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Ул чорның иң "модалы" аяк киеме - чабата үрү серләре белән дә уртаклаштылар”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Кичә үзешчәннәрнең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Тамашачылар мәктәп укучылары Альбина Шайнурова, Назир Җиһаншин, Айдарның җырын, Данис Талиповның сәнгатьле итеп укыган шигырен, "Күбәләк" төркеменең биюен, "Җиңгәчәй" ансамбле һәм мәдәният тармагы ветераны Разия Рамазанованың дәртле җырын, Раушания Хәйруллина башкаруында яңгыраган тирән эчтәлекле шигырьне яратып кабул иттеләр. Кичә кунакларына түгәрәккә йөрүче активист кызлар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев