Югары Мәлем мәдәният йортында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китапханә фестивале узды
Фестиваль Югары Мәлем, Сармашбаш, Сарсаз- Баграж, Урта Баграж, Югары Баграж авыл китапханәләре берлегендә узды.
Югары Мәлем авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Ачы сугыш эзләрен китап битләре саклый" дип исемләнгән китапханә фестивале узды.
Мәдәният йорты залында чарага килүчеләрне Бөек Ватан сугышы мохите чолгап алды.

Тамашачыларга сугыш темасын чагылдырган күргәзмәләр тәкьдим ителде. Шул чорның авырлыгын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Катнашучылар сугыш чорының бөтен фаҗигасын, кайгы-хәсрәтне, әрнү-сагышны тамашачыга җиткерделәр, авыл халкының тылда ничек хезмәт куюын һәм Җиңүне көтүләрен күрсәттеләр.

Әдәби әсәрдән өзекләр һәм шигырьләр яңгырады, китап бәйрәме патриотик җырлар белән үрелеп барды.
Фестивальдә мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев